23 ноябрь көнне сәгать 15.00дә "Әкият" концертлар залында "Хәзинә" китабы хөрмәтенә бәйрәм узачак.
Аның төп үзенчәлеге шунда - китап балалар ярдәмендә чыгарылган. Алар китапта халык бәйрәмнәренең, йолаларының, гореф-гадәтләренең, әкиятләренең һәм риваятьләренең матурлыгын тасвирлап биргән. Шунысы да игътибарга лаек: "Хәзинә" өч телдә нәшер ителгән - русча, татарча һәм инглизчә.
Китапны тәкъдир итүгә теләге булган һәркем бушлай керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар