Бу хакта безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 32 яшьлек пассажир егет каза урынында һәлак була. Машина йөртүче үзе исә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтып китә.
Беренчел мәгьлүматларга караганда, автомобиль сөюченең машина йөртү таныклыгы булмаган. Җитмәсә, руль артына ул салмыш хәлдә утырган, моны биредә булган шаһитләр раслый. Ләкин каза китереп чыгаручы медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Хәзер әлеге һәлакәт буенча тикшерү бара. Фото: tatar-inform.tatar
Комментарийлар