16+

Казандагы яңа зебралар янып торачак

Төнлә, Казан юллары бушагач, яңа билгеләр ясау өчен юлчылар эшкә чыга.

Казандагы яңа зебралар янып торачак

Төнлә, Казан юллары бушагач, яңа билгеләр ясау өчен юлчылар эшкә чыга.

Күп кенә участокларда үткән елгы билгеләрнең төсе уңып беткән. Алар термопластикадан эшләнгән, ләкин аларны барыбер яңартачаклар. "Билгеләнү өлеше" (разметка) яктырсын өчен, микропыяла күзәнәкләр эшкә җигелә. Аларны термопластика өстенә сибәләр. 

-  Әгәр дә әлеге күзәнәкләр әле яңа гына юлга сибелгән икән, шулчакны үтеп китсәң, көпчәккә ябышырга мөмкин, ә болай 5-10 минуттан соң гына биредән үтәргә киңәш ителә, бернинди куркыныч та булмаячак, - дип аңлатты участок башлыгы Александр Шербашёв. Юл төзүчеләрнең вакыты бик кысан. Яңгыр яуганда һәм җил вакытында эшләргә ярамый, ә көндез хәрәкәт итүчәнлек - югары. Шартлар күп, әмма аларны үтәгәндә генә тиешле нәтиҗә  булачак. Башкалада бу билгеләрне яңарту бәясе - 250 миллион сум. Мәйданы - 320 мең квадрат метрдан артык. Бу якынча 40 футбол стадионы. - Казан буенча башкарасы эшләр бик күп әле. Һава торышының җайлануын көтәргә туры килә,- ди участок начальнигы Рүзәл Мөхәммәдуллин.

Термопластикадан ясалган линияләрнең эш вакыты - бер ел. Буялган полосалар барлыгы 3 ай тора. Хәер, юллардагы билгеләрнең таушалуы нигездә машиналарның йөрү санына бәйле. 

Фото: http://tnv.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading