Халыкара футбол федерациясе Конфедерацияләр кубогының иң популяр матчларына өстәмә билетлар булуы турында хәбәр итте. Бу хакта федерациянең матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Өстәмә билетларны FIFA.com порталында һәм Халыкара футбол федерациясе төп билет үзәкләрендә генә алып була.
Федерация төрле категориядәге 1000 билет Россия һәм Португалия җыелмаларының Мәскәүдә узачак матчына, 4 нче категориядәге 400 билет шулай ук Мәскәүдәге өченче урын өчен уенга бирелгән. Моннан тыш, 4 нче категориядәге 400әр өстәмә билет Казандагы 3 уенга: Португалия - Мексика, Германия - Чили һәм Россия - Мексика командалары очрашуына алып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар