16+

Казанга “акыллы башлар” җыелды

Узган атнада Казанда ике көнлек "100 баллылар - Россиянең интеллектуал ресурслары" дигән форум узды.

Узган атнада Казанда ике көнлек "100 баллылар - Россиянең интеллектуал ресурслары" дигән форум узды.

Чара Бөтенроссия эшче һөнәрләре студентлар фестивале кысаларында оештырылган иде. Форумга Идел буе федераль округыннан бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирүчеләр җыелды. Аны оештыручылар фикеренчә, проектның максаты - югары белемнең сыйфатын үстерү, 100 баллылар клубы оештыру һәм "Ворлдскиллс" хәрәкәтен популярлаштыру.

Студентлар бер генә минутларын да башка уздырмаган. Алар өчен тренинглар, мастер-класслар, дәүләт һәм коммерция структуралары вәкиллләре белән очрашулар оештырылган. Иннополис шәһәрендә булып, төбәкнең иң яхшы инновацион технологияләре белән дә танышкан алар.
Форумның икенче көнендә 100 баллылар Казан дәүләт энергетика университеты бинасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов һәм "Россия яшьләр союзы" иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.
Сергей Кравцов сүзләренчә, Россиягә интеллектуал элита кирәк, сәләтле яшьләр - илнең киләчәге.
- Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаучыларны күз уңыннан ычкындырмаска иде. Алар белән һәрдаим очрашып торырга, алга таба үсәргә мөмкинлекләр тудырырга, яхшы эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк. Сез безгә кирәк, - диде ул студентлар белән очрашуда.
"Россия яшьләр союзы" рәисе Павел Красноруцкий да шул ук фикердә тора.
- 100 баллылар клубы оештырып, аның эшчәнлегенә хакимият вәкилләрен, югары уку йортлары ректорларын, эш бирүчеләрне дә җәлеп итү дөрес булыр иде, - диде ул.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышында студентларны республиканың потенциалы белән таныштырды.
- Бездә студентларга шәхес буларак үсү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - дип, ул "Алгарыш" программасы, "Талантлар белән идарә итү" проектлары турында сөйләп үтте.
Татарстанда республика, ил буенча, халыкара олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүчеләр турында да онытмыйлар. Аларны берләштергән бик күп кызыклы проектлар эшли.
- Татарстанның югары уку йортларына ел саен 16 мең бюджет урыны бирелә. Быел да шулай ук булачак, бу өлкәдә үзгәрешләр юк. Мәктәпләрне тәмамлаган студентлар республикада укырга кала. Безнең алар белән элемтәләрне өзәсебез килми. 100 балл җыючылар, сәләтле яшьләр турындагы мәгълүматлар тупланган базабыз бар, анда 15 мең фамилия теркәлгән. без алар белән горурланабыз, - диде ул.
Форум кысаларында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республиканың биш югары уку йорты: Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогика ниверситеты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты һәм ТИСБИ арасында килешү төзелде. Ул үз эченә йомгаклау дәүләт аттестациясен уздыруда иҗтимагый күзәтчелекне оештыру мәсьәләләрен ала. Мәгариф министры сүзләренчә, әлеге килешүләр бәяләү процедураларын үткәрүдә объективлыкны тәэмин итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading