16+

Казанга чит илләрдән тагын ике рейс белән Россия гражданнары кайтачак

2-7 май көннәрендә Россия гражданнарын чит илләрдән кайтару өчен тагын 12 рейс оештырылачак. Бу хакта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге рейсларның икесе Казан аша узар дип көтелә.

Мисал өчен, 4 майга Берлин—Казан—Новосибирск, ә 5 майга Нур-Cолтан (Астана)—Казан—Новосибирск  рейслары планлаштырылган. Әлегә Татарстан башкаласына ничә кеше кайтуы хакында мәгълүмат юк. 

Билгеле булганча, коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә чит илләрдән авиарейсларның күбесе туктатылу һәм азаю сәбәпле, илебез гражданнарының  Россиягә кайту мөмкинчелеге чикләнгән иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading