16+

Казанга «Сәламәтлек поезды» киләчәк

28-30 октябрьдә Казанда «Бергәләп диабетка каршы» сәламәтлек поезды туктап торачак. Бөтенроссия мәгълүмати-агарту акциясе кысаларында тар профильле медицина хезмәткәрләрендә тикшеренү узарга мөмкин булачак.

Табиблар бригадасы «Владивосток - Мәскәү» маршруты буенча юл тотачак. «Бергәләп диабетка каршы» сәламәтлек поезды илнең 30 субъектының 37 торак пунктында тукталышлар ясаячак.

Тимер юл вокзалларында түбәндәге профилактик медицина тикшерүләре үткәреләчәк: - глюкоза, холестерин һәм гликированный гемоглобинга экспресс-анализлар; - антропометрия (ИМТ билгеләмәсе); - артериаль басымны үлчәү; - ЭКГ; - калкансыман бизләр һәм сөт бизләре УЗИе; - медицина хезмәткәрләре өчен лекцияләр һәм мастер-класслар; - мәгълүмати брошюралар тарату һ.б. Терапевтлар һәм эндокринологлар шикәр диабетын, аның үсеш алу куркынычын, шулай ук башка авыруларны ачыклаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading