16+

Казанлылар өчен «ТР Дәүләт хезмәтләре» сайтында яшеренү урыннары исемлеге барлыкка киләчәк

Якын айларда Казанның күп фатирлы йортларында яшәүчеләр өчен «Татарстан Дәүләт хезмәтләрендә» яшеренү урыннары исемлеге барлыкка киләчәк.

Якын айларда Казанның күп фатирлы йортларында яшәүчеләр өчен «Татарстан Дәүләт хезмәтләрендә» яшеренү урыннары исемлеге барлыкка киләчәк.

Гадәттән тыш хәл була калса, бары шул урыннарга кереп качып торырга туры киләчәк. Торак кварталлардагы капиталь һәм автоном яшеренү урыннарын нигездә су баскан. 

"Яшеренү урыннары - күп фатирлы йортларның яки сәүдә үзәкләренең подваллары, җир асты юллары һәм метро станцияләре. Узган ел Казанда 6 мең шундый бина ачыкланган, шуларның яртысы гына кешеләрне урнаштыру өчен яраклы. Таләпләр буенча, аларның биеклеге 1,7 метрдан да ким булмаска тиеш, электр энергиясе, су үткәргеч үткәрелгән булыраг тиеш. Кирәк булса, Казан халкының 82 проценты яшеренү урыннарында, 17 проценты — предприятие территорияләрендәге сыену урыннарында һәм 1 проценты гына метрополитен станцияләрендә яшеренәчәк. Якындагы айларда яшеренү урыннар исемлеге Татарстан Дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетында пәйда булачак», — дип белдерә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин. 

Барлык йортларда да подваллар яшеренү урыннары өчен әзерләнмәгән.
–Ә булганнарында һәр яшеренү урыны аннан 500 метр радиуста булган кешеләр өчен билгеләнгән: ягъни теге яки бу подвалга барлык якындагы йортларда яшәүчеләр дә эләгә, - дип ассызыклый Чанкин.

Спикер шулай ук куркынычсыз урыннарны билгеләгәндә яктырту, эчәргә яраклы су һәм бәдрәфләр булуын төп критерийлар буларак исәпкә алуларын билгеләп үтте.

- Шулай ук подваллар коры булырга тиеш. Аларның минималь биеклеге 1 метр да 70 сантиметр булуы шарт. Һәр кешегә кимендә 0,6 квадрат метр мәйдан туры килергә мөмкин, - дип төгәллек кертә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин. 

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшеренү урыннары һәм хәбәр итү системаларын әзерләүне тизләтергә кушты. Бу махсус хәрби операция үткәрү шартлары белән бәйле.

Июнь башына Казанда 2 207 яшеренү урыны тулысынча файдалануга әзер, аларның 50% тирәсе күрсәткечләр һәм «Укрытие» такталары белән җиһазландырылган. Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Казанның күп фатирлы йортлары подвалының ишекләрендә «Укрытие»дигән элмә такталары күренә башлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading