16+

Казанлылар яңа трамвайларда җилдерә

Ел башыннан Казанда маршрутка 20 яңа трамвай чыккан. Шулай итеп, хәзер башкаланың электротранспорт паркында 140 троллейбус һәм 72 трамвай исәпләнә. Республикага аларның күпчелеге Екатеринбургның «Уралтрансмаш» заводыннан кайтарттырылган. Соңгы ике елда Казан аннан 52 трамвай һәм 85 троллейбус сатып алган.

Республика хөкүмәте башкаладагы экологик транспортны яхшырту өстендә дә эшли. 2018 елның октябрендә «Метроэлектротранс» заманча өч секцияле трамвай җибәрде. Ә тиздән Казан маршрутларына «КАМАЗ» суперзаманча электробус чыгачак. Ул Елга портыннан алып Академик Глушко урамына кадәр 3нче маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading