16+

Казаннан гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Йолдыз (Эчкен) авылына барып җитте

Татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы татарларына милләттәшләребез ярдәм җыйдылар. Алар өч көн эчендә штабка күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары һәм башка әйберләр алып килгән.

10 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Йолдыз (Эчкен) авылына юлга кузгалды. Гуманитар ярдәмне конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин илтә барды.

Бүген иртән Бөтендөнья татар конгрессы юллаган машина билгеләнгән урынга барып җитте. Авыл халкы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бүгенге көндә зыян күрүчеләргә тиз арада авылны торгызу, төзелеш буенча эшләр башларга кирәк. Шуңа күрә авыл халкына матди ярдәм җыю өчен махсус счет ачылды. Теләге булган һәр кеше, түбәндәге күрсәтмәләргә нигезләнеп, Йолдыз авылы халкына матди ярдәм күрсәтә ала.

Ярдәм итү өчен әлеге сылтамага басыгыз. 
Казаннан гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Йолдыз (Эчкен) авылына барып җитте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading