Казан мэриясе бу сорауга ачыклык кертте.
Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә атыш бара дигәннән соң, интернетта тагын берничә белем бирү учреждениесендә үк шундый ук хәл дигән мәгълүмат таралды. Шул исәптән, 2 нче мәктәптә дә атыш оештырылган дигән сүзләр булды.
Казан мэриясе бу мәгълүматны кире какты, дип яза “Татар-информ” МА.
“Мәскәү районының 2 нче номерлы мәктәбендә атыш бара дигән сүзләр- фейк”, - диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар