16+

Казанның берничә мәктәбендә эвакуация узачак

Шартлаткыч куелуы турында чираттагы аноним хәбәрләр килгәннән соң, хокук саклау органнары белем йортларын тикшерә. Бу хакта Казан шәһәренең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шартлаткыч куелуы турында чираттагы аноним хәбәрләр килгәннән соң, хокук саклау органнары белем йортларын тикшерә. Бу хакта Казан шәһәренең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү вакытында хокук саклау органнары 129, 127, 69, 6, 68, 136, 10, 40, 21, 52, 24, 42, г18, шулай ук 55 һәм 86 мәктәпләрне эвакуация үткәрәчәкләр. Балаларны якындагы социаль объектларга урнаштырачаклар. 129 мәктәптә белем алучы балаларны әти-әниләре тарафыннан килеп алуларын сорыйлар, чөнки янәшәдә генә балаларны урнаштыру өчен социаль объектлар юк.
«Борчылмавыгызны сорыйбыз, бу тикшерү һәркем дә тынычлансын өчен үткәрелә. Аннан соң балалар уку процессына киредән кайтачак», диелә рәсми хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading