Авария бүген Таежная урамында була.
Казанның Нагорный бистәсендә внедорожник хатын-кызны бәрдерә. Хатын-кыз һәлак була.
Авария бүген Нагорный бистәсендәге Таежная урамында сәгать икедә булды. «КИА» машинасы хатын-кызны бәрдерә.
«Җәяүле алынган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Һәлак булган хатын-кызга якынча 60-65 яшь. Урында автоинспекторлар эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана», — дип аңлаттылар Казан ЮХИДИ идарәсендә.
https://tatar-inform.tatar/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар