Казанның “Ярдәм” мәчетендә ифтар-бокслар өләшү башланды
Рамазан аеның 1 нче көнендә (23 нче мартта), Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны әзерләү һәм тарату эшенә керештеләр.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
31 ел яшәгән нигезе көлгә әйләнде: “Улларым гына исән булсын!”
-
#Язмыш
Килен төшерергә әзерләнгәндә, улының мәетен елга төбеннән эзләделәр..
-
#Шоу-бизнес
Кичә — «Пирамида» сәхнәсендә триумф, бүген — Сабада 50 үгез янында: Ленур Биктимеров концертыннан репортаж
-
#Киңәш сандыгы
«Кесәгә арзан, сәламәтлеккә кыйммәткә төшмәсен! Тиз токмачның яшерен куркынычлары
-
#Кыскача яңалыклар
Казан юлларында тугыз айда 30 кеше гомере өзелгән
loading
“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Рамазан аенда көн саен ифтарга әзер ризык тутырылган 1000нән артык ланч-бокс тарата. Бүген пылау, яшелчә салаты, өлеш, ипи һәм хөрмә җимеше махсус контейнерларга тутырылды. Ифтарның күп өлеше Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең мәчет хезмәткәрләре һәм волонтерлары тарафыннан мохтаҗларга җиткерелә. Ифтар-боксларны алучылар арасында – мәчет-мәхәлләләрдәге ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, аз керемлеләр, шулай ук уку йортлары студентлары бар.
Комментарийлар