16+

Казанның 40лап урамы утсыз кала

Бүген, 6 апрельдә, Казанның 39 урамында ут белән тәэмин итү өлешчә туктатылып торачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Бүген, 6 апрельдә, Казанның 39 урамында ут белән тәэмин итү өлешчә туктатылып торачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районының Глубинная, Звенигородская, Халыкара (Международная), Новороссийская, Яңа Юдино (Ново-Юдинская), Поддубная, София (Софийская), Туристлар (Туристическая), Уссурийская урамнарында;
13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатьткә кадәр Яңа Савин районының Гагарин урамындагы 10, 10а, 12, 12а, 12б, 14, 16 һәм Октябрь (Октябрьская) урамының 15, 15а, 16, 17, 17а, 18, 19, 20, 22, 24, 26, 28 йортларында;
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Р.Зорге урамындагы 96а, 100 һәм 102 нче йортларда , шулай ук Абдулла Алиш, Яшел (Зеленая), Зеленая 1, 2, 3, 4; Кече (Малая), Яшьләр (Молодежная), Тынычлык (Мира), Яңа (Новая), Овражная, Сабантуй, Сәйдәш, Кояшлы (Солнечная), Тигез, Тукай, Тыныч (Тихая), М.Фәйзи, Үзәк (Центральная), Юбилей, Переулок Цветной урамнарында;
13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Н.Загоскин, М.Коринфский, Лесная, Райская, Э.Тенишев һәм Хлебников урамнарында ут булмаячак.

Әлеге урамнарны ут челтәреннән вакытлыча өзеп тору Казан электр челтәренә караган ут тапшыру линияләрендә планлы рәвештә төзәтү эшләре башкару, трансформатор подстанцияләрендәге электр җиһазларына, электр өләшү челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading