Россия фәннәр академиясенең Казан фән үзәге директоры Алексей Калачев сүзләренчә, мондый зур конференцияләрнең бер атналыкка берләштерелеп үткәрелүе фәнгә игътибарны җәлеп итәргә, халыкара элемтәләрне үстерергә мөмкинлек бирә.
- Бу чараларның дәрәҗәсе бик югары. Татарстан хакимияте безгә һәрчак теләктәшлек күрсәтә. Завойский премиясен тапшыру да, ике зур конференцияне үткәрү дә алар ярдәме белән башкарылды, - ди Россия фәннәр академиясенең Казан фән үзәге директоры.
Комментарийлар