Март аенда студент кыз институт җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән һәм үз анализларының нәтиҗәләрен күрсәткән. Аңарда лимфатик система белән бәйле яман шеш ачыкланган. Кыз өенә кайту өчен ярдәм итүләрен сораган. Ул авиабилетлар сатып алган, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында барлык рейслар да гамәлдән чыгарылган иде.
"Шуңа бәйле рәвештә Колумбиянең Мәскәүдәге илчелеге белән элемтәгә керү турында карар кабул ителде, шәхси самолетта студент кызны өенә кайтару оештырылды. Без аны, дәвалануның беренче курсы өчен кирәкле препаратлар белән тәэмин иттек. Туган ягына кайту белән үк тоткарлыксыз медикаментлар куллана башларга кирәк ", - дип сөйләде КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры урынбасары Дина Андреева.
Комментарийлар