Кичә Украинаның Чугуев шәһәре астында Ан-26 хәрби самолеты егылып төшкән.
Аның бортында курсантлар булган. “Пилот утырту полосасына юл алган. Бортта курсантлар (30га кадәр кеше) булырга мөмкин”, – дип хәбәр ителә.
Украина Кораллы көчләренең һава көчләре командованиесендә Харьков өлкәсендә Ан-26 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында мәгълүматны раслаганнар.
“Кичә кич белән Харьков өлкәсендә Ан-26 самолетының авиация һәлакәте булды. Самолет утырганда җимерелгән. Һәлак булучылар да һәм җәрәхәтләнүчеләр бар”, – диелә хәбәрдә. Ан-26 - хәрби самолет, ул 43 кеше сыйдырышлы була.
Һәлакәттә 20 кешенең һәлак булуы расланган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар