Россиядә хатын-кызлар яман шештән күпләп үлә. Росстат китергән статистика мәгълүматлары шуның турында сөйли.
Узган елны бу яман чирдән 16дан 54 яшькә кадәрге 19,6 мең хатын-кыз үлгән. Үлемнең тагын бер сәбәбе – кан әйләнеше системасы авырулары. Аңардан 18,9 мең кеше вафат булган. Өченчесе – тышка факторлар. Аңа бәхетсезлек очраклары, юл-транспорт һәлакәтләре керә. 15,8 мең хатын-кызның үлү сәбәбе шулар. 9,2 меңе ашкайнату органнары авыруларыннан үлеп киткән.
Үткән елны барысы 82,6 мең хатын-кыз вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар