16+

Хатынын кыйнаган вәхши ирне ике елга колониягә озатканнар

Өйгә кайтырга теләмәгәне өчен хатынын вәхшиләрчә кыйнап ташлаган ирне ике елга колониягә озатканнар.

Өйгә кайтырга теләмәгәне өчен хатынын вәхшиләрчә кыйнап ташлаган ирне ике елга колониягә озатканнар.

Әлеге хәл сентябрь башында республиканың Тукай районында урнашкан ял базасында килеп чыккан.

 Хатыны өйгә кайтудан баш тартканнан соң, ир аны бик каты кыйнап ташлый, һәм шуның өчен хәзер ул ике елын колониядә уздырачак. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү материалларыннан ачыкланганча, сентябрь башында Тукай районында урнашкан ял базасында 34 яшьлек исерек ир-ат өенә кайтырга баш тартканы өчен хатынын вәхшиләрчә кыйнап ташлаган.

Ир гаебен таныган. Суд аңа өч ел сынау срогы белән җәза билгеләгән, шуның ике елын ул колониядә үткәрәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading