16+

Херсон өлкәсендә кырым-татар теле рәсми тел дип танылды

Херсон өлкәсендә рус, украин һәм кырым-татар телләре рәсми телләр дип танылды.

Херсон өлкәсендә рус, украин һәм кырым-татар телләре рәсми телләр дип танылды.

Бу хактагы указны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Сальдо имзалаган.

“Херсон өлкәсе территориясенең компактлы яшәү урыннарында рәсми аралашуда рус теле белән беррәттән, украин телен, ә Херсон өлкәсенең Геническ һәм Новотроицк районнары территориясендә шулай ук кырым-татар телен дә кулланырга мөмкин”, - дип язылган документта.

Рус, украин һәм кырым-татар телләрен Херсон өлкәсенең дәүләт һәм муниципаль органнары, оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре эшчәнлегендә кулланачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading