Чаллыда кибеттә карак ир тоткарланды.
Росгвардия хезмәткәрләре ярдәме шушы көннәрдә Чаллыдагы сәүдә үзәкләренең берсенә кирәк була. Биредә урлашырга кергән бер ир-атны абайлап алалар. Берничә шешә кыйммәтле хәмер һәм азык-төлек яшереп алып чыкмакчы була ул. Тревога сигналы буенча килеп җиткән хокук сакчылары шикле кешене тоткарлый. 35 яшьлек ирнең урлау һәм кеше талау өчен 9 тапкыр хөкемгә тартылган булуы ачыкланды. Аңа карата Җинаять кодексының 158нче маддәсе («Урлау») буенча эш кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар