16+

Хәния Фәрхинең әнисенә 93 яшь тулган

Бу хакта Фәния апаның кызы Фирүзә Ибәтуллина үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.

Бу хакта Фәния апаның кызы Фирүзә Ибәтуллина үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.

«Тормышыбызны, күгебезне, йортыбызны яктылыкка, нурга, иман нурына күмгән газиз Әниебезне 93 яшь тулу уңаеннан кайнар тәбриклибез. Алты балага гомер биргән газиз Ана исеменә син – меңнәрчә лаек ана. Газиз әтиебез Фәрхлислам белән безне җил-яңгырлар тидермичә, нинди авыр заманнарда да ач-ялангач итмичә, назлап, сөеп, кешеләргә мәхәббәтле, миһербанлы, игелекле, изге гамәлләр кылырга, кешелекле булып яшәргә тәрбия бирдегез. Сезгә чиксез рәхмәтлебез! 

Әнием кадерлемә саулык-сәламәтлек, аң-зиһенле булып, күзләрең яктылык күргән, үз аякларында йөреп, йомшак куллары белән ул-кызын, оныкларын, кияү-киленнәрен кочуын телибез. 

Ходай биргән гомерләреңдә җан тынычлыгында, тән сихәтендә, өебезнең Кояшы, иман нуры булып яшәргә һәм киләчәктә дә туган көннәреңне күрергә насыйплардан булса иде. 

Без, синең нарасыйларың, гомер көзләреңә кадәр сине яратып тәрбияләргә дип вәгъдә бирәбез», – дип язган Фирүзә ханым.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading