Узган сезонда Питерның СКАсында уйнаган, быел Милли хоккей лигасының «Лос-Анджелес» командасында чыгыш ясаучы Илья Ковальчук Төньяк Америкада үзенең өен сата.
Нью-Джерси шәһәрендәге әлеге өйне һәм 0,8 гектар җирне танылган хоккейчы, Олимпия һәм Дөнья чемпионы, Гагарин Кубогы иясе 18 миллион долларга сатмакчы.
Бу җирне хоккейчы шул шәһәрнең командасында уйнаган чакта – 2010 елда 4,5 миллионга сатып алган һәм өй салдырган. Мәйданы 2 мең квадрат метрны тәшкил иткән өйдә ашханә, банкетлар залы, 8 йокы һәм 11 юыну бүлмәсе бар икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар