Мәктәп укучыларының, кулланучы буларак, аң-белемнәрен тикшерү, сәләтле балаларны ачыклау, белемнәрен камилләштерү максатыннан, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе менә инде алтынчы ел рәттән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада уздыра.
Анда 8-11нче сыйныфта белем алучы мәктәп укучылары катнаша ала. Моның өчен 16 сентябрьгә кадәр tatzpp.ru адресы буенча теркәлү узарга кирәк. Олимпиаданың I туры 20-25 сентябрь аралыгында тест формасында узачак. Өлкән сыйныф укучыларының товар сатып алганда, төрле хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзегәндә, хокукларын белүләрен тикшерәчәкләр. Олимпиадада җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар