“Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары редакцияләре, Республика балалар психоневрология шифаханәсендә дәваланучы балаларга ярдәм йөзеннән, “Шифалы бүләк” дип аталучы хәйрия акциясе игълан итә.
Акция кысаларында 3-14 яшьлек балалар өчен канцелярия товарлары (картон, төсле кәгазь, пластилин, буяу, альбом һ.б.ш.), өстәл уеннары, китаплар кабул ителә. Әлеге кирәк-яракларны “Татмедиа” бинасының 9 катында урнашкан Балалар студиясенә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) 10 июньнән 17 июньгә кадәр эш сәгатьләрендә (9.00-17.00) китерергә мөмкин.
Ә 18 июнь көнне тантаналы бәйрәм чарасында барлык җыелган әйберләр шифаханәгә тапшырылачак. Акция буенча сорауларны +7904-766-48-28 номерына шалтыратып бирергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар