16+

Киләчәктә блогерлык калырмы?

Россия Президентының матбугат сәркатибе Песков: «Блогерлык алга таба да үсәчәк», дип белдерде.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Песков: «Блогерлык алга таба да үсәчәк», дип белдерде.

Блогерлык алга таба да үсәчәк, дип саный Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Шул ук вакытта ул нәкъ менә сыйфатлы блогерлыкка ихтыяҗ артачагына өмет белдерде. 

"Блогерлык белән алга таба нәрсә булачак? Ул һәрвакыт булачак",-диде ул "Яңа медиа фестивале" катнашучылары белән очрашу барышында.

Песков билгеләп үткәнчә, кешеләр һәрвакыт үзләре, тирә-юньдә күргәннәре турында сөйләргә, ниндидер күренешләр турында фикер алышырга теләгән.

"Өстәвенә, заманча мәгълүмат китерү чаралары, интернет теләсә кайсы аерым индивидуумга массакүләм мәгълүмат чаралары белән бер рәткә басарга мөмкинлек биргәндә, блогерлык үсеш алачак. Моңа ихтыяж бар. Мөһим бер факт, балаларда таркау игътибар синдромы тудырган блогерлык турында сүз бармый биредә, ә сыйфатлы блогерлыкка ихтыяҗ күбрәк булыр дип өметләнәсе килә", - дип йомгаклады ул үз чыгышын.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading