16+

Киләсе атнада Татарстан халкы 4 көн генә эшли

Киләсе атнада республика халкын кыска эш атнасы көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Киләсе атнада Татарстан халкы 4 көн генә эшли

Киләсе атнада республика халкын кыска эш атнасы көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

РФ Президенты Указы нигезендә, 24 июнь көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парад узачак. Шул сәбәпле, ул ял көне дип игълан ителде.

23 июнь исә кыскартылмаган эш көне булачак, чөнки 24 е бәйрәм көн түгел, диелә хәбәрдә.

Парадның икенче көнендә исә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр башлана һәм ул 1 көнне Бөтенроссия тавыш бирү көне белән тәмамланачак. 1 июль дә ял көне дип игълан ителгән иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading