Оешмаларга хезмәт хакын саклап калган ял көннәрен кертергә тәкъдим итәләр.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмәдә киләсе атнада республикада Корбан бәйрәме узачагын искәртеп, дүрт ял көн булачагын хәбәр иткән.
– 20 июльдә Корбан бәйрәме булачак. Бу – ял көне. Без республикадагы хәлләрне анализладык һәм кешеләргә 4 көн ял итәргә мөмкинлек бирергә телибез – 17, 18, 19, 20 июльдә. Шуңа күрә без оешмаларга хезмәт хакын саклап калган ял көннәрен кертергә тәкъдим итәбез. Бу инфекция таралуын туктатып торырга ярдәм итәчәк, – дигән ул.
Кызыл таң
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар