16+

Киләсе елда нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булачак?

Аналитиклар 2019 елда ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләрне атады.

Аналитиклар 2019 елда ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләрне атады.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Superjob.ru сайты мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Әйтик, киләсе елда Android һәм iOS өчен кушымталар эшләүчеләргә ихтыяҗ артачак. Бүген әлеге юнәлештә көндәшлек зур түгел – бер урынга 2 кешедән азрак.

Исемлектә UI/UX-дизайнерлар да бар – алар төрле сайтлар һәм платформалар өчен интерфейслар ясый. Хәзерге вакытта бер урынга уртача алганда 2,5 дәгъвачы туры килә.

Шулай ук QA/тестлаштыру буенча белгечләргә дә (бер урынга - 2,5 дәгъвачы) сорау артыр дип көтелә.

Экспертлар мәгълүмат аналитикларына да ихтыяҗ артыр дип фаразлый. Әлеге һөнәргә финанс оешмалары, сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче компанияләр, IT-оешмалар арасында сорау зур. Бу өлкәдә бер урынга 4,5 дәгъвачы туры килә.

Моңа кадәр аналитиклар Россиядә киләчәк һөнәрләре өчен кирәкле төп күнекмәләрне атаган иде.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading