Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында 2019 елга, 2020-2021 еллар план чорына бюджет турында закон проектын карау барышында Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Олег Пелевин сүзләренчә, эшсезлек элеккечә чагыштырмача түбән дәрәҗәдә. Быел август азагына 10,3 мең эшсез кеше теркәлгән. Эшсезләр саны эшче көчтән 0,7 проценттан артмас, дип фаразлана.
2019 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше - 271,5 млрд сум, чыгым өлеше 275,6 млрд сум булачак. Дефицит – 4,1 млрд сум. Республика бюджеты 228,2 млрд сум керем алып, чыгымнар 232,3 млрд сум булачак. Дефицит, шулай ук, 4,1 млрд сум. Белгечләр дефицитның ел башына калдыклар хисабына балансланачагын әйтте.
2020 елга фараз түбәндәгечә: консолидацияләнгән бюджетта керемнәр – 270 млрд, чыгымнар 274,6 млрд сум, бюджет кытлыгы 4,8 млрд сум. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетта керемнәр 277,6 млрд сум, чыгымнар 282,9 млрд сум, дефицит 5,3 млрд сум. Татарстан бюджетында керемнәр 232,1 млрд сум, чыгымнар 237,4 млрд сум.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында катнашучылар бюджет турында закон проектын беренче укылышка әзерләде.
Комментарийлар