16+

“Клублар авыл саен булсын иде, чөнки анда безнең традицияләр саклана”

Тормыш сыйфаты рейтингы буенча Татарстан Россиядә дүртенче урында тора.

Тормыш сыйфаты рейтингы буенча Татарстан Россиядә дүртенче урында тора.

Халыкның сыйфатлы көнкүрешен тәэмин итү - республика алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Илдәге катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, республиканың бөтен 30 социаль программасы да үтәлеп килә. Аларның зур өлеше авылны үстерүгә карый. Программалар кысаларында мәдәни үзәкләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәп, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары төзелә. Шушы көннәрдә Әлки районының Бибай Чаллысы авылында да күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды.

Яңа клубны Бибай Чаллысы авылы халкы күптән көткән. Элеккеге клуб 1893 елда төзелгән мәчет бинасына урнашкан булган. 2009 елда ул башлангыч мәктәп бинасына күчерелгән. Анда ял итү, эшләү өчен шартлар начар булмаган.

Яңа үзәктә исә мәдәни чаралар үткәрү өчен бөтен шартлар да бар, бизәнү бүлмәсе, концерт залы иркен. Шунда ук китапханә дә урнашкан.

Үзәк ачылышында Дәүләт Думасы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Айрат Хәйруллин белән Александр Сидякин да катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading