Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин докладында әйтелгәнчә, республикада узган ел 43586 җинаять очрагы теркәлгән. Җинаять кылулар елдан-ел кими бара. Кешегә һөҗүм итү – 20 процентка, автотранспортны куып алып китү – 13 процентка, урлашулар – 30 процентка, кеше үтерүләр 11 процентка кимегән.
– Җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан җинаятьләр кыска вакыт эчендә ачылды. Түбән Кама шәһәрендә «Алмаш» ял базасы янындагы урманлыкта хатын-кызны үтергән кеше тотылды. Казандагы Константиновка бистәсендә утлы коралдан атып кеше үтергән җинаятьче дә кулга алынды. «Почта России» сортировка үзәгендә кыйммәтле товарларны урлаган ике җинаятьчел төркем фаш ителде, алар да тотылды, – дип санап үтте министр Артем Хохорин.
Татарстанда узган ел 335097 кеше миграция исәбенә теркәлгән. Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Украина республикаларыннан, шулай ук Кытайдан, Колумбиядән, Германиядән һәм Төркиядән килгәннәр. Кызганыч, алар арасында дини һәм милли низаг тудыру яшертен максаты белән йөрүчеләр дә бар. Экстремистик эчтәлектәге 34 җинаять һәм террорчылык гамәлләрендәге 45 җинаять фаш ителгән.
Җинаятьчел төркемнәргә каршы кискен көрәш дәвам итә. Татарстан судлары узган ел җинаятьчел төркемнәрнең 23 әйдаманын һәм әгъзасын хөкем иткән, әлеге җинаятьчеләр гомум исәптә 239 елга ирекләреннән мәхрүм калган.
Наркотикларга бәйле 3753 җинаять ачылган, законсыз әйләнештән 1 144,2 килограмм наркотик һәм психотроп матдәләр тартып алынган. Мәсәлән, 20 кешене берләштергән җинаятьчел төркем Европадан Россиягә наркотиклар ташу һәм тарату белән шөгыльләнгән. Татарстан полициясе Россия Эчке эшләр министрлыгы, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск өлкәләре һәм Чувашия, Мари Эл республикалары хокук сакчылары белән берлектә әлеге җинаятьчел төркемне эләктергән. Лаборатория бетерелгән, 950 килограммнан артык наркотик тартып алынган.
Законсыз рәвештә утлы корал сатуның 335 очрагы фаш ителгән. Утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр 20 ел эчендә 196 очрактан 30га калган, аның да яртысы – мылтык белән рөхсәтсез ау очраклары. Комарлы уеннар (азартные игры) оештырылган яшертен 13 урын табылган, 2543 берәмлек уен җиһазы тартып алынган.
Ялган аракы җитештерүчеләргә дә законнар кырыс. Узган ел 97,2 мең литр ялган алкоголь һәм спирт катнашмалы продукция юкка чыгарылган. Казаннан һәм Яшел Үзәннән алты кеше Ульяновск өлкәсеннән спирт алып кайтып, аракы ясап, сату белән шөгыльләнгән. Узган елның сентябрендә аларны эләктергәннәр, ялган аракы ясауга көйләнелгән биш «цех» тар-мар ителгән.
Артем Хохорин җәмәгать иминлеген саклауда катнашкан ирекле халык дружиналарын мактап телгә алды. Республикада хәзер 22 мең активист – «ДНД» әгъзасы. Урамнарга һәм паркларга, шулай ук ишегалларына һәм күп фатирлы йортларга фото-видеокамералар урнаштыру дәвам итә. Видеокамераларның 7,5 җинаятьне ачарга ярдәме тигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар