Кыз ялангач корсак белән видеога төшкән.
Казаннан блогер кыз Кол-Шәриф мәчете фонында биеп төшкән видеосын социаль челтәрләргә урнаштырган. Салкынга карамастан, кыз шәрә корсагы белән роликта төшкән.
Моны күргән күпләр ризасызлык белдергәннәр: берәүләр мондый биюне динне ихтирам итмәү дип саный, икенчеләре биюнең үзен тиешенчә бәяләмәгән. Кемдер хәтта кыз адресына мыскыллауга чаклы күчкән. Дөрес, блогерны яклап чыгучылар да аз булмаган.
Сүз уңаеннан, әле шушы көннәрдә генә социаль челтәрләрдә Волгоградта төшерелгән видео пәйда булган. Ярым ялангач булган блогер Мамай курганында биегән. Студент полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар