16+

Коляскага утырган бер яшьлек сабый поезд астында калган

Исерек хәлдәге ана баласы белән туп-туры поезд составы каршысына килеп чыккан. Әлеге хәл 6 июнь көнне була. 

Исерек хәлдәге ана баласы белән туп-туры поезд составы каршысына килеп чыккан. Әлеге хәл 6 июнь көнне була. 

Уралдагы транспорт буенча тикшерү идарәсе тарафыннан 31 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Ул Россия Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча гаепләнә.

Беренчел фаразлар буенча, 6 июньдә иртәнге сәгать унда Свердловск өлкәсенең Тугулым районында исерек хәлдә  булган ханым бер яшьлек кызы утырган коляска белән җәяүлеләр йөрү өчен җиһазланмаган урында, туп-туры якынлашучы поезд составы алдына килеп чыга. 

Йөк поезды бала утырган колясканы бәрдереп китә. Сабый алган тән җәрәхәтләреннән соң фаҗига урынында һәлак була.  

Хәлнең бар шартларын ачыклау максатында, тикшерү бара. 

Фото: http://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading