16+

Командировкага бару өчен 700 мең сум түләгән

Казанда яшәүче берәү чит илгә командировкага китәр өчен 700 мең сум алиментын түләргә мәҗбүр булган, дип хәбәр итә Татарстанның суд приставы матбугат хезмәте. 

37 яшьлек ир-ат үзенең балигъ булмаган баласы өчен алиментларын вакытында түләп бармаган. Нәтиҗәдә, 700 мең сум бурычы җыелган. Закон нигезендә, алимент буенча 10 меңнән артык бурыч булганда, ил чиген узу рөхсәт ителми. Бу ир-атны да очкычка утыртмаганнар. Ул чил илгә чыгу өчен барлык алиментларын да түләргә мәҗбүр булган. 31 августка алынган мәгълүматлар буенча республикада алиментны вакытында түләмәүче 15453 кеше чит илгә чыга алмый. Быелның гыйнвар аена алиментын түләмәүчеләргә карата 601 җинаять эше ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading