16+

Коммунистлар Татарстанны Ульяновск өлкәсенә куштылар

Россия Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстан коммунистлары исемлеге белән Ульяновск депутаты җитәкчелек итә. 25 июньдә Подмосковьеда Коммунистлар партиясе съезд уздырды, анда VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеге билгеләнде.

Россия Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстан коммунистлары исемлеге белән Ульяновск депутаты җитәкчелек итә. 25 июньдә Подмосковьеда Коммунистлар партиясе съезд уздырды, анда VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеге билгеләнде.

Чарада катнашучылар Татарстан белән Ульяновск өлкәсен берләштерергә булдылар. Ике төбәкнең берләштерелгән исемлеге лидеры итеп Мәскәү прокурорының элеккеге урынбасары, хәзер Дәүләт Думасына Ульяновскидан сайланган депутат Юрий Синельщиков билгеләнде. Съездда билгеле булганча, Татарстан коммунистларының депутатлыкка кандидатлыкка үз партия исемлеге булмаячак.

Россия Коммунистлар партиясе үзәк комитеты республиканы Ульяновск өлкәсенә кушты, исемлек башына шул төбәк кешесен куйды. Икенче урында - Мәскәүдән сайланган депутат Виктор Пешков. Татарстан коммунистлары лидеры Хафиз Миргалимов өченче сан астында. Экспертлар әлеге карарны Татарстан коммунистларына икенче дәрәҗәдәге роль бирелә дип бәяли.

Коммунистлар партиясенең төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов бу карарны партия мәнфәгатьләре файдасына дип саный. «Бизнес-online» электрон газетасына Миргалимов: "Татарстан мәнфәгатьләре партия мәнфәгатьләреннән өстен була алмый, шуңа да партия күрсәтмәсен үтәргә кирәк", - дип белдергән.

Кандидатлар исемлегенә кергән Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев шул ук чыганакка биргән интервьюсында, Татарстан коммунистларының Дәүләт Думасына үтү шансы бик аз, дип белдерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading