16+

Көньяк Кореяда комага киткән Татарстан кызы вафат булган

Бәхетсезлек очрагы 2023 елның июнь аенда килеп чыккан.

Бәхетсезлек очрагы 2023 елның июнь аенда килеп чыккан.

Көньяк Кореяда комага киткән Татарстан кызы вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдәге аккаунтында блогер Гөлия Мухина — Вәлиәхмәтова хәбәр итте.

Мамадыш районы кызы әтисенә соңгы хәбәрне 7 июньдә җибәргән булган.

Венераның әти-әнисе аның Кореяга китүенә каршы була, ләкин кыз ныклы карар кабул итә, ә әти-әнисенә моның белән килешергә генә кала.

8 июньдә кыз егылып, башы белән нык бәрелә һәм шуннан бирле җирле хастаханәдә комада ята. Аны озак вакыт дәвамында әнисе карап торган. Катетер куйганда организмга кергән инфекция Венераның хәлен тагын да катлауландырган.

Коточкыч фаҗига Татарстан блогерларын да битараф калдырмады. 4 ай эчендә Венераның гаиләсе Көньяк Корея клиникасына 3,5 миллион сум акча түләгән. акча Венераны Татарстанга кайтару буенча блогерлар хәтта акча җыюны да оештырган иде. Инде менә соңгы мәгьлүмат Венера вафат булган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading