16+

Конкурс аша министр кәнәфиенә "менергә" мөмкин

15-22 октябрь көннәрендә Казанда яшь лидерлар арасында республикакүләм "Вверх!" конкурсы үткәреләчәк.

15-22 октябрь көннәрендә Казанда яшь лидерлар арасында республикакүләм "Вверх!" конкурсы үткәреләчәк.

Биредә 18-30 яшьлек Россия гражданы булган һәр теләгән кеше катнаша ала. Җиңүчеләргә республика министрлыкларында стажировка үтү мөмкинлеге биреләчәк.

2009 елдан үткәрелә башлаган әлеге конкурсның җиңүчеләре инде хәзер хакимият йортында, төрле танылган оешмаларда эшли. Бөтен республиканы шаулаткан «Казан марафоны», «Мин сайлауга барам», «Не дать, не взять» коррупциягә каршы акция, «Я донор РТ» кебек проектлар да башта "Вверх!" конкурсында сыналган эшләр.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Премьер министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев конкурска нигез салучыларның берсе.

- Республикада яшьләргә карьера үсеше мәйданы булдыруына сөенеп туя алмыйм. Шул рәвеште Татарстан халкы һәм үз киләчәген кайгырта. Дәүләтнең төп функциясе дә кешенең уңышлы социальләшүеннән гыйбарәт бит. "Вверх" проекты нәкъ менә шуңа юнәлгән дә. Максатыбыз түрәләр санын арттыру түгел. Бу бер яктан яшьләргә карьера үсеше мөмкинлеге бирү, икенче яктан республиканы төрле иҗтимагый проектлар белән баету өчен кирәк, - диде Андрей Кондратьев.

Конкурс 2009 елдан бирле оештырыла. Аның төп катнашучылары "Кадрлар резервы" финалистлары. Конкурс нәтиҗәсендә быел Татарстанда беренче тапкыр Яшьләр хөкүмәте булдырыла.

"Вверх" конкурсының башкарма директоры Андрей Петухов белдергәнчә, быел конкурс 90 процентка яңартылган.
- Әгәр дә без Яшьләр хөкүмәте төзергә җыенабыз икән, ул иң яхшысы булырга тиеш, - дип белдерде ул.
Конкурста катнашу өчен теркәлергә һәм сайлап алу этабын узарга кирәк. Проектның беренче этабында республиканың 13 районыннан 93 гариза каралса, "Пламя" лагерында узачан икенче турда бары 45 кеше генә катнашачак. Биредә яшьләр эшлекле хатлар язарга өйрәнә, социаль проектларын яклап, кейслар чишә.
Яшьләр палатасына бары тик 20-25 кеше генә керә, калганнарына "Иннополис", "Ак барс банк", "Казан марафоны" кебек зур оешмаларда тәҗрибә тупларга мөмкин була.

«Вверх» конкурсы җиңүчесе Элина Фирсова сүзләренчә, әлеге проект үзеңне сынап карау чарасы.
- Миңа конкурс иң беренче чиратта киң кырлы белем бирде. Бүгенге көндә бушлай югары дәрәҗәдә белем алып булмый диярлек. 2010 елда без сайлау алды оешмасын оештырырга өйрәндек. Шул белемнәр ярдәмендә үз авылымның депутаты булдым. Соңыннан Татарстан Дәүләт думасы ярдәмчесе вазифасын үтәдем, хәзер исә Дәүләт советы аппараты хезмәткәре мин. Конкурста алган белемнәр тормышта да кирәге чыкты, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading