Татарстанда коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулана.
Республикада коронавирус инфекциясе таралуга кагылган вәзгыять катлаулана. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда чикләүләр катгыйлана.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итүенчә, 15 ноябрьдән алып, театрларга, кинотеатрларга, циркларга, концерт залларына, рәсми рәвештә игълан ителгән мәдәни һәм спорт чараларына QR-код белән генә керергә мөмкин булачак. Кодның нәкъ менә сезнеке икәнен рәсми документ белән раслау да таләп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар