16+

Коронавирустан вакцинаны мәҗбүри ясаячаклармы?

Владимир Путин коронавируска каршы мәҗбүри вакцина ясатуга карата мөнәсәбәтен белдерде.

Владимир Путин коронавируска каршы мәҗбүри вакцина ясатуга карата мөнәсәбәтен белдерде.

Владимир Путин журналистлар белән очрашу барышында  коронавируска каршы вакцина ясауны бәлки мәҗбүри итәргәдер? Ә аңа каршы булганнарга штраф салыргадыр?”, дигән сорауга җавап бирде.

“Кешеләр вакцинаның мөһим икәнен аңларга тиеш. Коллектив иммунитет түбән. Мәҗбүр итүләр кирәкми. Басым ясый башлауга, аны урап узу юллары табылачак. Бездә кеше тиз уйлап таба торган бит. Кешеләргә хөрмәт белән карарга, кирәкле чаралар хакында сабыр гына аңлатырга кирәк.  Германиядә басым ясау чараларын да арттыралар. Нәтиҗәсе бармы? Закон бозу очраклары белән көрәшергә кирәк. Вакцина узу хакында  ялган сертификатларны ясаучылар бар. Моңа бәйле рәвештә, 200 дән артык Җинаять эше кузгатылган. Кешеләргә  аңлату эшләре алып барырга кирәк”, - диде Владимир Путин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading