Коронавирус пандемиясе август аенда тәмамланырга мөмкин.
Шул ук вакытта, җәен инфекция йоктыручылар кимеп, йөз, хәтта берничә очрак кына теркәлүе дә ихтимал. Роспотребнадзор эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор киңәшчесе Виктор Малеев шундый фаразы белән уртаклашты. «Россиядә коронавирус эпидемиясе август аенда төгәлләнергә мөмкин, чөнки күп кешеләрдә иммунитет барлыкка киләчәк», – дип белдерде ул “РИА Новости” агентлыгына. Әмма сезонлы авыру булганлыктан, көзен илдә инфекция йоктыручыларның саны янә артуы бар. Өстәвенә бу чорда кешеләр ялдан кайта һәм бер-берсе белән ешрак аралаша башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар