16+

Коронавирус буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчәбез

Республика чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчә, бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Республика чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчә, бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда эпидемиологик вәзгыять тотрыклы кала бирә. Уртача атналык үсеш 0,5% тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә ведомство кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчүне килештерү турында үтенеч юллаган иде.

"Шул көннәрдә өченче этапка күчү турында килешү алдык һәм хәзер булган чикләүләр өлешчә бетерелә. Безнең тарафтан чикләүләрне бетерү турында әзерләнгән мөрәҗәгать хәзерге вакытта республика хөкүмәтенә килештерүгә җибәрелде ", - диде ул. Һәм хәзер тиешле карарның чыгуын көтәсе кала.

Әмма Татарстанда күп санлы кешеләр катнашында массакүләм чаралар, кичке клублар, балалар бүлмәләре, кальян тарту кафелары эшләмәячәк һәм өлкәннәр өчен үзизоляцияләү, маска-перчаткалы режим сакланачак.
Әлегә аквапарк, кинотеатр, цирклар һәм аквапарклар ачарга тәкъдим ителә, әмма аларның тупланышы 50% тан артмаска тиеш.

Алар барысы да Роспотребнадзорның рекомендацияләрендә язылган берничә чараны үтәргә тиеш булачак. Ачылыр алдыннан юу һәм җыештыру үткәрергә, вентиляция системалары тиешле тикшерү узарга тиеш. Шулай ук антисептиклар булдырырга, әлеге оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәп тору киңәш ителә. Аларга килүчеләр битлекләрдән булырга, ә бина эчендә кешеләр бер-берсеннән бер метр ераклыкта утырырга тиеш. Бина эчен дезинфекцияләү,  дымлы җыештыру өчен, сеанслар арасында вакытны озынайтырга кирәклеге турында да әйтелде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading