Узган тәүлектә COVID-19 вирусын йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган.
Аларның 2се – читтән кертелгән, 27се – элемтә аша ияргән.
10 кеше хастаханәгә салынган, 19ы – өйдә дәвалана.
Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:
18 яшькә кадәр – 1
18дән 30га кадәр – 2
30дан 50гә кадәр – 8
50дән 60ка кадәр – 6
60тан 70кә кадәр – 6
70тән 80гә кадәр – 6
80нән 90га кадәр – 0
Яшәү урыннары буенча:
Казан – 20
Чаллы – 2
Әгерҗе – 1
Азнакай – 1
Әлмәт – 1
Алабуга – 1
Зәй – 1
Түбән Кама – 1
Чистай - 1
16 август көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 6075 очрагы теркәлгән. 4925 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 63 кеше дәваланган.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар