16+

Коронавируска бәйле чикләүләр «йомшарырмы»: битлекләрне ташларбызмы?

Якын арада Татарстанда ковидка бәйле чикләүләр йомшаруын көтәргә кирәкми.

Якын арада Татарстанда ковидка бәйле чикләүләр йомшаруын көтәргә кирәкми.

Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде. Шул ук вакытта ул Татарстан хакимияте бу мәсьәләгә кире кайтачак, дип өстәде.

"Гадәттә, март аенда авыручылар саны арту дәвам итә. Шуңа күрә бүген бу мәсьәлә каралмый. Булган барлык чикләүләр бүгенге вазгыятькә бәйле кабул ителгән. Шуңа күрә барысы да шул килеш калачак, вәзгыять тотрыкланганчы һәм авыручылар саны кимегәнче шулай дәвам итәчәк. Бу сорауларга без соңрак әйләнеп кайтачакбыз", - диде Авдонина.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading