16+

Коронавируска каршы вакцинациядән “медотвод” алу кагыйдәләре үзгәртелә

1 февральдән бөтен ил буйлап коронавируска каршы вакцинациядән “медотвод” рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре эшли башлаячак.

1 февральдән бөтен ил буйлап коронавируска каршы вакцинациядән “медотвод” рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре эшли башлаячак.

Коронавируска каршы вакцина ясатырга ярамавы турындагы мәгълүматларны дәвалаучы табибтан алырга мөмкин булачак. Документ рус һәм инглиз телләрендә язылган, шулай ук биредә QR-код булачак. Һәр пациент турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталына җибәрәчәкләр.
Төбәк башлыклары җирлекләрендәге эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, төрле кагыйдә һәм таләпләр кертә.
2022 елның 1 февраленнән җәмәгать урыннарында йөргәндә таләпләр бөтен ил буенча бердәм булачак. Медотводлары булган кешеләр вакцинация үткәннәргә һәм дәваланганнарга тигезләнәчәк.

Татьяна Голикова, РФ хөкүмәте рәисе урынбасары әйтүенчә, сүз, биредә Россия территориясендә вакцинация, авырганлык һәм медицина отводы турындагы мәгълүматны үз эченә алган бердәм документ кулланылуы турында бара. Ә аның эчендә бирелгән штрих коды, ул документациянең чынлыгын һәм гамәлдә булу вакытын расларга мөмкинлек бирә торган технологик карар.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading