16+

Коронавируска каршы яңа вакцина тиздән кулланылышка кертелеп җибәреләчәк

Коронавируска каршы «Конвасэл» вакцинасы нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын раслаган.

Коронавируска каршы «Конвасэл» вакцинасы нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын раслаган.

Коронавирус инфекциясенә каршы "Конвасэл" вакцинасын куллануның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын күрсәтүче клиник тикшерүләрнең өченче, йомгаклау фазасы нәтиҗәләре 26 сентябрьдә "Journal of Infection"югары рейтинглы халыкара журналында басылып чыкты. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Вакцина мутацион үзгәрешләргә аз бирешкән коронавирусның "консерватив" нуклеокапсид N аксымы нигезендә эшләнгән. Санкт-Петербург вакциналар фәнни-тикшеренү институтында препаратны эшләүчеләр вакцина өчен вирус геномының иң "тотрыклы" фрагментын куллану хәтта үзгәртелгән штаммнарга каршы да прививканың югары нәтиҗәлелеген тәэмин итә, дип саный.

Тикшеренү узган елның җәендә үткәрелгән. Анда 5229 кеше катнашкан, шуларның 3486сы вакцина кадаткан. Сынаулар барышында вакцинациядән соң 15 көн узгач ковид-19 авыруының лаборатор расланган очраклары саны, шулай ук прививкадан соң начар нәтиҗәләре бәяләнгән.

Вакцинаның нәтиҗәлелеге 85,2 процент тәшкил иткән. Аллергик реакция, анафилактик шок һәм башка җитди күренешләрнең бер генә очрагы да ачыкланмаган.
Федераль медик-биологик агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова сүзләренчә, вакцина сизелерлек нәтиҗәлелек һәм уңайлы куркынычсызлык профилен күрсәтеп кенә калмады, ә SARS-CoV-2 төрле вариантларына каршы саклауга принципиаль яңа алым күрсәткән.

Россиядә кулланылу өчен вакцина узган елда ук теркәлгән, ул вакциналар фәнни-тикшеренү институтының җитештерү мәйданчыгында булдырылган һәм, керүче заявкаларга карап, төбәкләргә озатылачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading