Бүгенге көндә коронавирусны дәвалаучы бер дару да юк.
Скопировать ссылку
Бүгенге көндә коронавирусны дәвалаучы бер дару да юк.
Вируска турыдан-туры йогынты ясаучы һәм аны дәвалый алучы бердәнбер чара – COVID-19 белән чирләгән кешенең кан плазмасын салу. Бу хакта КФУ профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте.
"Ул очракта плазмадагы антитәнчекләр вирус белән көрәшеп, аны җиңә алачак", - ди ул. Бу ысулны Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда кулланалар. Казанда кан плазмасын Республика кан үзәгендә тапшырырга мөмкин.
div>
Хәзерге вакытта КФУның йогышлы авырулар госпиталендә дәваланучы авыручылар өчен КФУ базасында да кан плазмасы җыю планлаштырыла.
Комментарийлар