15 ноябрьдән 12 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгу тыелачак.
15 ноябрьдән алып, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясамаган Австрия халкы өчен локдаун игълан ителәчәк. Бу хакта республика канцлеры Александер Шалленбергка сылтама белән "Известия" хәбәр итә.
Прививка ясамаган 12 яшьтән олырак австриялеләр азык-төлек кирәксә кибеткә, даруханәләргә чыга, эшкә бара, һава суларга чыга алачак. Җәмәгать урыннарына прививка ясаганнар һәм коронавирус йоктырып, терелгәннәр генә керә ала.
Чикләүләр якынча 2 млн кешегә кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ярый эле hава суларга чыга алалар диелгэн.
0
0