Кыз 3 миллион рупий акчасын әбисенә биргән булган. Ләкин әби кеше ул акчаларны кулланмаган, киресенчә, аз-азлап анда үзе акча өстәп барган. Акчалар шкаф эчендә пакетта сакланган. Кыз бу хакта белмәгән дә. Әбисе үлеп киткәч, шкафны ачып караса – ике пакет акча яткан. Ләкин алар кулланырлык хәлдә булмаган инде, аны кортлар кимергән. Кыз әлеге акчаларның 1 миллион рупиен гына банкта алмаштыра алган. Безнең акчаларга күчерсәк, аның кулына ни бары - 4 мең 600 сум акча кергән. Калган акчаларны ташларга туры килгән.
Комментарийлар